<?xml version="1.0" encoding="UTF-8"?><song><title>Уфтанма</title>
<lyrics>[V1]
 Уфтанма, гомерләр яз кебек үтә дип.
 Чал чәчең күрсәң дә,уфтанма.
 Яз килә дә килә, гомер шулай үтә,
 // Уфтанма, уфтанма, уфтанма. //

[V2]
 Уфтанма, тик синең ул узган гомерең
 Уйнап-көлеп кенә узмаган.
 Сиңа насыйп булган ак бәхет, зур шатлык,
 // Якты көн әле бит узмаган. //

[V3]
 Уфтанма, гомерләр яз кебек үтә дип.
 Чал чәчең күрсәң дә, уфтанма.
 Яз килә дә китә, гомер шулай үтә,
 // Уфтанма, уфтанма, уфтанма. //</lyrics>
<hymn_number>100</hymn_number>
</song>